Городская детская библиотека - филиал № 47

«Күңелле пешекчеләр»

 Ел саен 20 октябрьдә Халыкара аш-су остасы көне билгеләп үтелә. Без 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шушы көнгә багышланган чара үткәрдек. Балалар пешекче һөнәренең ничек барлыкка килүе һәм пешекченең махсус формасы булырга тиешлеге турында белделәр. Гаиләләрендә иртәнге, төшке, кичке ашны кем әзерләгәне һәм яраткан ризыклары нәрсә булуы турында уртаклаштылар. Шулай ук кечкенә аш-су осталары өчен тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән дә кызыксынып таныштылар. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, савыт-саба һәм аш-су приборлары турында табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар.