Городская детская библиотека - филиал № 47

«Матур сүзләр илендә»

Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Роберт Миңнуллинның китаплары балалар өчен көтеп алынган сөенеч. Аның шигырь геройлары төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар, аларның эш көннәре һәм бәйрәмнәре, шаяртулары һәм шатлыклары.
25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, нәни дусларыбыз өчен, балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Матур сүзләр илендә» дип исемләнгән шигырь сәгате узды. Чара барышында балаларны шагыйрьнең иҗат юлы белән кыскача таныштырып узылды, кызыклы шигырләре укылды, “Алма бабай”, “Безнең авыл зоопаркы” шигырьләре буенча уеннар үткәрелде.