Городская детская библиотека - филиал № 47

"Индеецлар көне"

  «Китаплаб» проекты кысаларында «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә безнең китапханә «Индеецйлар көнен» үткәрде. Иң элек балалар индеецларның килеп чыгышы, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштылар, аларның ишарәләр телен өйрәнделәр. Алга таба кабиләләргә бүленеп, үз тотемаларын уйлап чыгарып һәм ясаганнан соң, амулетлар белән билгеләнгән башлыкларын сайладылар. Ә инде балаларны индеецларга багышлау тантанасы бик матур ритуаль биюләр белән тәмамланды.   

     Индейларның кабиләләр ярышлары барышында балалар тәкъдим ителгән киртәләрне җиңәләр, көймәләрдә елганың икенче ярына күчәләр, учак өчен утын җыялар, балык тоталар, төгәллек буенча күнегүләр ясыйлар. Индеецлар традициясе буенча, һәр җиңү өчен кабиләләргә канатлар тапшырылды, аларның саны буенча ярышта җиңгән кабилә билгеләнде.