Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алтын балык"

Бүген 25 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре китапханәгә килеп, Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре дөньясына эләктеләр. Монда балалар бөек рус шагыйре тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат белделәр. Тылсымлы әйберләр буенча А.С. Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, ә аннан соң бу әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. Арт-мастерскойда балалар үзләренең кабатланмас алтын балыкларын пластилинография техникасында ясадылар.