Городская детская библиотека - филиал № 47

"Библионочь-2023"

Бөтенроссия акциясе "Библионочь-2023" күңелле һәм актив узды. Китапханәдә барлык балаларны яраткан әкият геройлары көтте, алар белән малайлар һәм кызлар кызыклы уеннар уйнадылар. Иҗади остаханәдә "Зирәк  ябалак" топперларын ясадылар. Ә аннан соң балалар күләгә театры дөньясына чумдылар, аның барлык серләрен белделәр: үзләре әкият геройларын ясадылар һәм Абдулла Алиш әсәрләре буенча спектакль куйдылар. Әдәби викторина барышында яшь китап сөючеләр сәнгать әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм дискотека һәм балаларның яраткан мультфильмнарын карау белән тәмамланды.