Городская детская библиотека - филиал № 47

“Тукай көне”

Яз көне кояш үзенең нурларын җылырак итеп җир өстенә сипкәндә, чут – чут килеп кошлар сайраган апрель аенда яраткан шагыйребез – Г.Тукай дөньяга килгән. Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү, шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү уңаеннан укучылар белән “Тукай көне” үткәрелде. Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлына тукталып кителде. Алга таба балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.