Городская детская библиотека - филиал № 47

"Тәрәзәле могҗизалы китап"

"Арт-мастерскойда китап" проекты кысаларында малайлар һәм кызлар тәрәзәле могҗизалы китап булдыру серләрен белделәр. Быел совет язучысы Софья Могилевскаяның тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәче балаларны аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә бу авторның "Җиде төрле төстәге әкият" китабы балаларны үзенең төсле хикәяләрен һәм аларга иллюстрацияләрен ясарга илһамландырды. Балалар фантазияләренә таянып, тәрәзә артында яшеренгән кечкенә серләре булган могҗизалы китап битләрен ясаганнар.