Городская детская библиотека - филиал № 47

«Мин татарча укыйм»

 21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан кечкенә китап сөючеләребез белән «Мин татарча укыйм» диеп аталган кычкырып укулар үткәрелде. Балалар белән туган тел турында әңгәмәдән соң татарча мәкальләр,  әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Кечкенә  дусларыбыз  туган  телебезне  зурлап  татар  телендә  шигырьләр укыдылар.