Городская детская библиотека - филиал № 47

"Арт-остаханәдә китап"

"Арт-остаханәдә китап" дигән яңа проект башлыйбыз! Ял көне клубы кысаларында балаларга гадәти булмаган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде: панорамалы китап, тәрәзәле китап, музыкаль китап һәм башкалар. Аларны караганнан соң, мастер-класс барышында балалар китапханәче белән берлектә Шарль Перро әкиятләре буенча кызыклы табышмаклар китабын ясадылар. Бу китапның сере - ак битләр, аларда рәсемнәрне фонарь яктыртып кына күреп була. Мондый битләрне ясау техникасын бүген безнең яшь укучыларыбыз да белделәр.