Городская детская библиотека - филиал № 47

«Рәхмәтнең тылсымы»

Безнең китапханәчеләр 16 нчы мәктәп укучыларына әдәпле сүзләрнең нинди тылсымлы көчкә ия булуы турында сөйләшергә тәкъдим иттеләр. Алар бу могҗизалы сүзләр турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, әдәплелеккә мәсьәләләр чиштеләр, Н. Мигунованың "Кем "рәхмәт" югалткан?” шигырен сәхнәләштерделәр. "Туган көн" ситуациясен уйнаганда балалар хис-тойгыларны  смайликлар ярдәмендә билгеләделәр. Шулай ук малайлар һәм кызлар күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәплелек һәм тылсымлы сүзләр турындагы китаплар белән таныштылар. Мастер-класс барышында балалар “Рәхмәт чәчәген" ясадылар һәм кемгә бүләк итүләре турында сөйләделәр. Мондый бүләккә ата-аналар, укытучылар һәм китапханәчеләр лаек булдылар.