Городская детская библиотека - филиал № 47

Файдалы һәм кызыклы

2023 нче ел Түбән Камада сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. 25 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкият барышында Машаның хаталарын зур кызыксыну белән таптылар һәм тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә (К.Чуковский «Айболит», «Мойдодыр», Н. Надеждина «Бакчада нәрсә үсә», «Спорт энциклопедиясе» һәм башкалар) сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен билгеләделәр. Малайлар һәм кызлар «Файдалы - файдасыз», «Кояш рәсемен ясау», «Бу мин, бу мин, болар барысы да минем дусларым!" уеннарын уйнадылар. Мойдодырның табышмакларын чиштеләр, «Спорт төрләре» пантомималарын күрсәттеләр һәм Маша белән бергә кызыклы зарядка ясадылар.