Городская детская библиотека - филиал № 47

Таяктагы туңдырма

24 гыйнварда "татлы" бәйрәм - Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә таяктагы туңдырма көненә багышланган  татлы иртә үткәрдек. Эскимоны кем һәм кайчан уйлап тапкан, аның исеме каян килгән, аңа таякны кем уйлап тапкан, ул нәрсәдән ясалган икәнен кечкенә яшьтәге балалар бик кызыксынып тыңладылар. Ахырдан үзләре теләгән эскимоларны картоннан ясадылар һәм аларны бизәделәр.