Городская детская библиотека - филиал № 47

“Табигать хәзинәләре”

Безнең китапханә туган ягыбызның табигать һәйкәлләре һәм тыюлыкларына багышланган чара үткәрде. Нәрсә ул тыюлыклар? Алар ни өчен кирәк? Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Бу сорауларга җавапларны балалар белән бергәләп таптык. Чара ахрында укучылар, борынгыдан калган табигать һәйкәлләрен сакларга, тыюлыкларны якларга, табигатьне  пычратмыйча киләсе буыннарга тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.