«Гаилә китап рюкзакчыгы»
Гаилә укуын торгызу өчен безнең китапханә 25 нче балалар бакчасы белән берлектә «Гаилә китап рюкзакчыгы» акциясен башлап җибәрде.
Акция 4 ай дәвамында барачак.
Китапханәчеләр балаларның яшенә туры килгән әдәбият кергән рюкзакны формалаштырдылар.
Проектта катнашучы 7 көнгә китаплы рюкзакны өйгә алып кайта ала, аннары аларны киләсе гаиләгә бирә.