Городская детская библиотека - филиал № 47

"Конституция-безнең ориентир"

12нче декабрь - Россия Федерациясенең Конституция көне. Нәкъ шул көнне 1993нче елда ул бөтен халык тавыш биреп кабул ителде.

Конституция нәрсә ул һәм ни өчен ул безнең һәрберебез өчен бик мөһим? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны китапханәдә "Конституция-безнең ориентир" информ - өстәленә күзәтү барышында алырга мөмкин иде. Балалар белән әңгәмәдә китапханәчеләр РФ Конституциясенең кайбер статьяларын танылган язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләреннән мисаллар аша аңлаттылар. Шулай ук укучыларга филвордлар тәкъдим ителде. Анда алар РФ Конституциясендә кулланылган төп төшенчәләрне кызыксынып эзләделәр.