Городская детская библиотека - филиал № 47

«Зарарлы киңәшләр һәм башкалар»

Шагыйрь, язучы, сценарист Григорий Бенционович Остер 1947нче елның 27нче  ноябрендә туган. Быел аңа 75 яшь тула.

Ял көне клубы кысаларында безнең китапханәдә Григорий Остер иҗатына багышланган «Зарарлы киңәшләр һәм башкалар " дигән әдәби каламбур узды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр. Аның китапларына күзәтү ясап, әсәрләренең үзенчәлекләренә игътибар иттеләр: юмор, гыйбрәтле характер һәм башкалар. Чара барышында малайлар һәм кызлар «Зарарлы киңәшләр» китабы буенча куелган экспромт-театр актерлары булдылар, шулай ук «Серле тарихлар» әсәре геройлары белән бергә детектив тикшерү алып бардылар. Яхшы кәеф, елмаю һәм көлү чыганагы «Сак булыгыз, маймыллар!» мультфильмын карау булды. Ә укучыларыбыз иҗат иткән «Г.Остер китаплары геройлары» коллажы әлеге язучының әсәрләрен укуга яхшы этәргеч булачак.