Городская детская библиотека - филиал № 47

«Күңелле калейдоскоп»

Кыш! Салкын! Ә Тукай паркында 8нче мәктәп укучылары өчен күңел ачу программасы оештырылды. Чара барышында китапханәчеләр балалар белән бергә кыш турындагы китаплар ярдәмендә елның бу искиткеч вакытының үзенчәлекләрен билгеләделәр: табигый күренешләр, кышкы уеннар, бәйрәмнәр һәм башкалар. Малайлар һәм кызлар "Боз сөңгесе. Кар бөртеге. Бозлык", "Бияләй" уеннарын уйнадылар. Ә эстафета барышында чаңгыда шудылар, хоккей уйнадылар, чыршы бәйрәменә уенчыклар җыйдылар.