Городская детская библиотека - филиал № 47

“Китапларның тылсым дөньясында”

Монда бал кортлары турында китап бармы? Мин әни белән китапханәгә килә аламмы? Ә мин әле укый белмим, миңа китапханәгә килергә буламы? Менә шундый һәм башка бик күп сораулар белән китапханәгә 25нче балалар бакчасыннан малайлар һәм кызлар килделәр. Китапханәче китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, уку залы, абонемент һәм күңел ачу бүлмәсенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Балаларга китап укучының формуляры күрсәтелде һәм аның максаты аңлатылды. Шулай ук балаларга "Могҗиза китаплары", "Юбиляр китаплар" һ.б. күргәзмәләр тәкъдим ителде. Китапханәчеләр балаларга карау өчен кызыклы китаплар һәм журналлар сайларга булыштылар.