Городская детская библиотека - филиал № 47

«Дөньяны журналлар аша таныгыз»

  Балалар журналлары әдәби-нәфис булуы, укучыда эстетик зәвык тәрбияләве, балаларга дөньяны танып-белүдә ярдәмлек булулары белән үзенчәлекле. Без дә укучыларны татар телендә чыга торган журналлар белән таныштырдык. Компьютер презентациясе ярдәмендә балалар журнал атамалары һәм төрләре белән таныштылар, шулай ук “Журналист”, “Редактор”, “Тираж”, “Экземпляр” төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар. Укучылар мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Үзләренең яраткан журналларыннан сайлап алып әкият-шигырьләр укыдылар, үз журналларын уйлап таптылар һәм ясадылар.