Городская детская библиотека - филиал № 47

«Чәй эчәбез бал белән...»

Ел саен  декабрь аенда Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - файдалы үзлеккә ия эчемлек, сусаганны баса, кәефне күтәрә.  Без дә кечкенә дусларыбызны чәй бәйрәменә чакырдык. Иң элек чәйнең килеп чыгу тарихы, аның ничек илләр буйлап таралуы, безнең өстәлгә нинди юллар узып килгәне турында сөйләп узылды. Чәй бәйрәме уеннар белән катыш алып барылды. Чара барышында “Тәртип урнаштыр”,”Чәйне нәрсә белән эчәбез?”, ”Чәй җыю”, “Чәй өстәле әзерлибез”, “Әйдәгез исәнләшик” диеп аталган уеннар уйналды. Бәйрәм  чәй турында сорауларга җавап бирү һәм шул темага туры килгән китаплар карау белән тәмамланды.