Городская детская библиотека - филиал № 47

«Сабый җанлы шагыйрь»

Шигырь сәгате Б.Рәхмәтнең 120 яшьлек юбелеена багышланды.

Шигырь сәгатенең максаты итеп түбәндәгеләр алынды: балаларга ел юбиляры – Бари Рәхмәтнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, аның китаплары белән якыннанрак таныштыру, шагыйрь турында белемнәрен арттыру; берничә  шигырен уку һәм анализлау.

 Шигырь сәгате  шагыйрьнең иҗаты турында кыскача әңгәмәдән башлана. Әңгәмә барышында балалар өчен язылган шигырьләре укылып китә. Балалар шагыйрьнең китапларын бик зур кызыксыну белән карыйлар, андагы шигырьләрне кат-кат күздән кичерәләр, сораулар бирәләр. Укучылар үзләренә ошаган китапларны өйгә укырга алалар.