Городская детская библиотека - филиал № 47

«Филләр турында нәрсә беләсез?»

Кечкенә китап сөючеләребезне җирдәге иң зур, мәһабәт һәм акыллы хайваннарның берсе– филләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан, танып-белү сәгате үткәрелде. Танышу барышында нәни дусларыбызга фил төрләре, аларның яшәү рәвеше, яшәү урыны турында турында сөйләп узылды. Балалар зур кызыксыну белән филләрнең кайда яшәүләрен, нәрсә белән туклануларын, дөньяда ничә төрләре булуын тыңладылар, алар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук чара барышында кечкенә укучыларыбыз  китап геройлары-филләр булган китаплар  белән таныштылар.