Городская детская библиотека - филиал № 47

"Балалар законы сезнең хокукларыгызны яклый"

11 ноябрьдә безнең китапханәдә 16 мәктәпнең 3 Б сыйныф укучылары өчен “Балалар законы сезнең хокукларыгызны яклый” дигән белем дәресе узды. Очрашуда балалар танылган әкиятләр һәм мультфильмнар мисалында бала хокуклары белән таныштылар. Төрле хокук бозуларына карап тискәре геройның исемен атадылар, “Тартмада нәрсә” уенында катнаштылар. Китапханәче шулай ук, балигъ булмаганнарның үз җаваплылыгы турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар һәм ахырында булган викторина сорауларына дөрес җаваплар бирделәр.