Городская детская библиотека - филиал № 47

"Искиткеч Маршак"

С. Я. Маршак шигырьләре белән балалар кечкенәдән таныш. Самуил Яковлевич Маршакның тууына быел 135 ел тулды. Шул уңаеннан “Ярый әле каникуллар бар”, “Китап тур” проектлары кысаларында безнең китапханәдә “Искиткеч Маршак” исемләнгән чара үткәрелде. Анда 12 нче мәктәпнең мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар чакырылды. Бу чара уен формасында 5 турга бүленгән иде. Чара барышында балалар язучының биографиясе белән дә, таныштылар. Аның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.