Городская детская библиотека - филиал № 47

"Китаплы кул чатыры астындагы көз"

Китапханә янындагы ишегалларында «Китаплы кул чатыры астындагы көз» исемле викторина оештырылды. Викторинаның максаты - балаларның көз турындагы күзаллауларын киңәйтү, балаларга көзге табигатьнең матурлыгын һәм көз байлыкларын күрергә ярдәм итү, көзге бәйрәмнәр белән таныштыру, яңа укучыларны китапханәгә җәлеп итү. Урамда очраган балалар кызыксынып сорауларга җаваплар бирделәр.