Городская детская библиотека - филиал № 47

“Зирәкләр һәм тапкырлар”

Нәрсә? Кайда? Кайчан? Нигә? Мондый сорауларга җавапны энциклопедияләр, сүзлекләр белешмәлекләрдә табып була. 16 нчы мәктәп укучылары да “Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уен  барышында шул китаплардан файдаланырга өйрәнделәр. Балалар логик мәсәләләрне чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, сүзләрнең билгеләмәсен рус теленең аңлатма сүзлеге ярдәмендә эзләделәр. Дөрес җаваплар өчен балалар жетоннар алдылар һәм аларны санагач җиңүчеләр командасы билгеләнде.