Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алиш әкиятләре"

     Абдулла Алиш кем ул? Нигә аны "Әкият абзый"дип атыйлар? Ул балалар өчен нинди әкиятләр язган? Бу сорауларга укучылар безнең китапханәдә "Алиш әкиятләре" исемле әңгәмә-карау барышында җаваплар алдылар. Балаларга Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк", "Каз белән Аккош" әкиятләре буенча мультфильмнар бик ошады. Укучылар һәр әкияткә салынган зирәклекне ачуда актив катнаштылар.

     Кайбер әсәрләр үзеңне һәм дусларыңны куркыныч астына куймас өчен, серләрне сакларга өйрәтәләр. Башкалары дөрес туклану һәм хәрәкәтләнү мөһимлеге турында аңлаталар.