Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алиш әкиятләре"

 Сертотмас үрдәк, Бикбатыр һәм Биккуркак, Чукмар һәм Тукмар, Каз һәм Аккош - Абдулла Алишның әкият геройлары. Алар белән балалар әлеге язучының әкиятләре буенча мультфильмнар карау барышында таныштылар. Балалар каралган мультфильмнарның төп уен ачыклау буенча бик теләп фикер алыштылар, төп геройларның характерларын билгеләделәр, тәкъдим ителгән әкиятләрнең сюжетларына охшаган тормыштан үз мисалларын китерделәр. Мастер-класс барышында малайлар һәм кызлар пластилинография техникасында "Абдулла Алишның әкият геройлары" эшен башкардылар. Чара язучының күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларын уку белән тәмамланды.