Городская детская библиотека - филиал № 47

"Рәссам көне бүген"

25нче балалар бакчасында "Рәссамнар турында әкиятләр" китаплар сериясе буенча чара узды. Балалар үзләре "рәссам" сүзенә төшемчә бирергә тырыштылар, аның эше өчен кирәкле кораллар, материаллар билгеләделәр. Тәкъдим ителгән китап битләрендә урнаштырылган картиналарга исемнәр уйлап тапканнн соң "Тылсымлы рам" ярдәмендә портрет, натюрморт һәм пейзаж өчен әйләнә-тирәдән куренешләр  эзләделәр. Балалар әкиятче Васнецов, чын рәссам Серов, рәссам-маринист Айвазовский һәм урман рәссамы Шишкин картиналарын кызыксынып карадылар. Очрашу ахырында балалар традицион булмаган техникада көзге агачны буядылар һәм үзләрен әкренләп сәнгать дөньясына тартылган кечкенә рәссамнар кебек хис иттеләр.