Городская детская библиотека - филиал № 47

"Халыклар күп – ил бер генә!"

      "Көзге игелек атнасы" кысаларында 77нче балалар бакчасында "Халыклар күп – ил бер генә!" чарасы узды. Аның барышында Россиядә яшәүче халыкларның күптөрлелеге турында сөйләшү барды. Балалар рус һәм татар халыкларының милли киемнәр үзенчәлекләрен җентекләп карадылар, милли ризыкларын һәм бәйрәмнәрен искә төшерделәр. "Түбәтәй" татар халык уенын һәм "Алтын капка" рус халык уенын уйнадылар. Әкияти викторина сорауларына җавап биреп, балалар рус халык әкиятләрен белүләрен күрсәттеләр һәм "Өч кыз" татар халык әкияте буенча мультфильмны кызыксынып карадылар. Бөтен чараның төп нәтиҗәсе - Россиядә төрле халыклар күп һәм алар тату яшиләр дигән балаларның сүзләре булды.