Городская детская библиотека - филиал № 47

Игелекле кеше-нинди ул?

Игелеклек-кеше җанын җылытучы кояш. Нәрсә ул яхшылык? Игелекле кеше-ул нинди? Игелек дәресе вакытында нәни дусларыбызга яхшылык һәм явызлык төшенчәләре турында сөйләп узылды. Балаларның игътибары «Тылсымлы сүзләр» һичшиксез изге гамәлләр белән кушылырга тиешлегенә юнәлтелде. Балалар «Дус бул», “Сүзне әйтеп бетер”, “Әкият геройларын таныйсыңмы?” уеннарында актив катнаштылар.