“ Әниемнең йөрәк җылысы ”
Син әнием минем өчен,
Бу дөньяда бер генә!
Елмайганда йөзләреңнән,
Бар өйгә нур бөркелә!
Әниләр көне уңаеннан 26 нчы ноябрь көнне 25 нче балалар бакчасының 8 нче төркеме белән берлектә “ Әниемнең йөрәк җылысы ” дип аталган әңгәмә сәгате уздырылды. Әңгәмә барышында балалар темага кагылган сорауларга җавап тоттылар һәм шулай ук шигырьләр, әкиятләр тыңладылар. Соңыннан үзләре дә әниләренә багышлап ятлаган шигырьләрен сөйләп киттеләр.