Городская детская библиотека - филиал № 47

Табигатьтә һәм әдәбиятта хайваннар дөньясы»

Хайваннар турында китаплар-барлык балалар яраткан китаплар. Балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, аларны әйләнә-тирә мохиткә һәм анда яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү максатыннан 25-нче номерлы балалар бакчасында таныштыру cәгате узды.

  Хайваннар турында кыскача әңгәмә тыңлаганнан соң, балалар үз йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр. Укылган китаплар буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм күп кенә әдәби геройларны – хайваннарны искә төшерделәр. Балалар хайваннар турында табышмакларга җавап бирделәр, «Нинди хайван нәрсә ашый», «Буталчык» конкурсларында катнаштылар һәм «Яшелчә бакчасында куян» уенын бик теләп уйнадылар.