"Көз-алтын вакыт"
Көз-елның искиткеч вакыты, ул төсләрнең күп булуы һәм бүләкләрнең юмартлыгы белән куандыра. Балалар бакчасында илебезгә муллык алып килә торган ел фасылы – көзгә багышланган балалар иртәсе узды. Нәни дусларыбыз көз байлыклары белән танышып үттеләр, яшелчә –җимешләр турындагы табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар.