Городская детская библиотека - филиал № 47

"Абдулла Алиш әкиятләре илендә"

"Мультстрана" проектын тормышка ашыру кысаларында безнең китапханәдә мультфильмнар аша балаларны Абдулла Алиш әсәрләре белән таныштыру  узды. Мультфильмнарны карау кызыклы дидактик, музыкаль уеннар, китаплар карау һәм әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу белән чиратлашып барды. Тәкъдим ителгән мультфильмнар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әкият язучы Абдулла Алиш китапларына карата кызыксыну уятты.