Городская детская библиотека - филиал № 47

«Турист сукмагы»

27 сентябрьдә бөтен илләрдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Туристлар көне гомерендә бер тапкыр булса да сәяхәт иткән, походка яки экскурсиягә барган һәркемгә багышлана.

Бу көн 4 сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм белемле узды. Алар табигый шартларда ял итү нигезләре, походта кирәкле кайбер предметлар белән таныштылар; табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен белүне практикада ныгыттылар һәм чып-чын походка әзерлекләрен тикшерделәр.