Городская детская библиотека - филиал № 47

"Тылсымлы рәсемнәр"

Безнең китапханә остаханәсенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде. Коллектив эш барышында, ак кәгазь битен төрле төсләр белән буяп, Абдулла Алиш әсәрләренең  Тукмар һәм Чукмар, Сертотмас үрдәк һәм башка геройлары барлыкка килде. Малайлар һәм кызлар өчен бу күренеш могҗиза күк булды. Балалар әкиятләрнең исемнәрен искә төшерделәр, "Абдулла Алиш әкиятләре иле" исемле күргәзмәдәге китапларны карадылар.