Городская детская библиотека - филиал № 47

“Алиш-әкиятләр остасы”

15 сентябрьдә татар язучысы, балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы авторы Абдулла Алишның тууына 114 ел тула. Шул уңайдан китапханәчеләр балалар бакчасында  “Алиш-әкиятләр остасы” диеп аталган танышу сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар язучының биографиясе белән таныштылар, шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язуы турында һәм әкиятләре белән танылганын белделәр. Абдулла Алиш әкиятләре матур хезмәт сөючәнлек һәм игелек хисләре тәрбияләргә булыша, кыю, гадел булырга өйрәтә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли. "Сертотмас үрдәк" һәм “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын караганнан соң балалар әкиятләр турында фикер алышуда да актив катнаштылар.