Городская детская библиотека - филиал № 47

"Дуслык елмаюдан башлана"

Республика һәм Шәһәр көнендә Вахитов 8/14 урамындагы ишегалды бәйрәме узды. Безнең китапханә дә бу бәйрәмгә кушылды. Бәйрәм кунакларына-өлкәннәргә һәм балаларга күптән түгел балалар китапханәсе фондына кергән «Яңа китаплар» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук "Дуслык елмаюдан башлана" дигән мастер-класс уздырылды. Ата-аналар һәм балалар бик теләп иҗат һәм фантазия атмосферасына чумдылар. Бәйрәм бик күңелле узды, кунакларның һәм күрше йортларда яшәүчеләрнең кәефен күтәрде.