Городская детская библиотека - филиал № 47

«Карбызлы кәеф»

«Заман» уку һәм аралашу үзәгендә «Китап сөючеләр отряды – 2022» иҗади сменасы бара. Балалар белән «Карбызлы кәеф» мультвикторинасы үткәрелде, аның темасы очраклы гына сайланмады, чөнки 3нче август Карбыз көне дип санала. Чара барышында балаларга карбыз турындагы мультфильмнарны игътибар белән карарга, шуннан соң аларның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Сораулар игътибарга, логикага, каралган сюжетның төп фикерен ачыклауга иде. Ә тәнәфестә малайлар «Карбызны җый» исемле биюле уен уйнадылар. Мультвикторина карбызлы кәеф белән үтте, аны  кызыклы мультфильмнар, биюләр, дөрес җавап табу өчен шатлык һәм горурлык хисе тудырды.