"Татарстанга мәхәббәт белән"
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам.
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам...
30нчы августта Татарстан халкы үз дәүләтчелегенең тууын — республика төзелү көнен билгеләп үтә. Бәйрәм программасы кысаларында "Татарстанга мәхәббәт белән" исемле йөрәк формасында триколор топперлар ясау буенча мастер-класс узды. Балаларга бу һөнәр бик ошады, ә эш барышында китапханәчеләр Татарстан символикасы һәм республика флагындагы төсләрнең мәгънәсе турында сөйләделәр.