Городская детская библиотека - филиал № 47

"Юлда сак булыгыз!"

    Светофор ничек барлыкка килде? Нинди юл билгеләре була һәм алар нәрсә аңлата? Әкият геройлары нинди гадәти булмаган транспортта йөри? Бүген Лемаев скверында шушы һәм башка сорауларга балалар һәм китапханәчеләр җавап эзләделәр. Бу эштә юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм әкиятләр ярдәмчеләр булдылар. Чара барышында балалар кызыклы һәм танып-белү уеннары уйнадылар “Рөхсәт ителәме әллә тыеламы?", "Жезлны тапшыр","Уйлап тап", "Светофор сигналлары".