Ел китабы 2021 «Яңа китаплар белән таныш бул!»
Һәр яңа китап-ул яңа очрашулар дөнясы, яңа мавыгулар,фикерләр. Безнең китапханә дә кечкенә китап укучыларыбызны сөендереп, һәр баланың һәм аларның әти-әниләренең күңелләренә хуш килерлек яңа китаплар белән баетылып тора. Шул уңайдан кечкенә китап учыларыбызны яңа китап геройлары белән таныштыру сәгате узды. Нәниләр кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар, хикәяләрдән өзекләр тыңлап уздылар. Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган яңа китаплардагы геройлар катнашкан уеннарны балалар бик ошаттылар. Соңыннан үзләренә ошаган китап геройлары төшерелгән рәсемнәрне буядылар.