Городская детская библиотека - филиал № 47

"Әкиятне бергә укыйк"

Җәйге чорда саф һавада китапханә аланын оештыру матур традициягә әверелде. Шуларның берсе әкиятләргә багышланган. Һәр әкиятнең билгеле бер авторы бармы? Халык һәм автор әкиятләре нәрсә белән аерыла? Бу сорауларга җавапларны балалар һәрберсенең яше һәм кызыксынуы буенча сайлап алынган китапларда таба алдылар. Караган китапларда балаларны әсәрнең эчтәлеге буенча сораулар белән конвертлар көттеләр. Сайлап алынган әкиятне укып, малайлар һәм кызлар аларга җаваплар эзләделәр. Балаларга бигрәк тә хаталы әкиятләр уку ошады, чөнки алар җибәрелгән ялгышлыкларны бик тиз табып төзәттеләр. Малайлар һәм кызлар өчен үз әкиятләрен уйлап табу һәм сәхнәләштерү бик куңелле шөгыль булды.