Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ромашка бәхете»

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ә бу көннең символы - ромашка чәчәге. Бу көнне без дә "Ромашка бәхете» диеп аталган мастер-класс уздырдык. Үз куллары белән ромашка ясау мөмкинлеге күп кенә малайларны һәм кызларны җәлеп итте. Мастер-классны башлар алдыннан, балаларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында сөйләдек, шулай ук төрле авторларның гаилә турындагы әсәрләре белән таныштырдык. Алга таба балаларга иҗат белән шөгыльләнергә — сюрпризлы  ромашка ясарга тәкъдим ителде. Алар тырышып ромашкалар яфракларын, таҗларын кистеләр һәм аларны чупа-чупска кигезделәр. Тиздән барысының да кулында матур ромашка пәйда булды.  Нәтиҗә балаларны да, аларның әти-әниләрен дә бик сөендерде.