"Ромашка кәефе»
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Лемаев скверында "Ромашка кәефе"дигән күңелле уен оештырылды. Балалар ромашка юлы буйлап йөрделәр, биеделәр, фантлар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, рәсем ясадылар, ата-аналар белән балалар китаплары һәм журналлар карадылар. Болар барысы да ромашкалы кәеф тудырды. Чара ахрында кечкенә китап сөючеләргә ромашка беләзекләре бүләк ителде.