Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ольга Перовская һәм аның китаплары"

      2022нче елның 9нчы апрелендә балалар язучысы Ольга Васильевна Перовскаяның тууына 120 ел тула. Аның гыйбрәтле хикәяләре йорт хайваннары һәм ияләшкән кыргый хайваннар белән балаларның дуслыгына багышланган.

      Ольга Перовскаяның тормышы һәм иҗаты турында китапханәгә килгән 16нчы мәктәп укучыларына сөйләделәр. Балалар, табышмаклар һәм ребуслар чишеп, язучының хикәяләренең исемнәрен һәм төп геройларын белделәр, китаплар күргәзмәсен карадылар. Укучылар иҗат остаханәсендә Ольга Перовскаяның "Балалар һәм җәнлекләр" хикәяләре китабы өчен үз куллары белән гадәти булмаган тышлык ясадылар.