Городская детская библиотека - филиал № 47

"Пластилин белән эшләү серләре"

2нче апрель-Халыкара балалар китабы көне. "Пластилин белән эшләү  серләре" дип аталган остаханәнең эше нәкъ менә шушы вакыйгага багышланган иде. Мастер-класс барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, гадәти булмаган китаплар күргәзмәсен карадылар, "Китап һәм аның авторы"дигән кызыклы уен уйнадылар. Ә пластилин белән (пластилинография) рәсем ясарга мөмкин икәнлеген белгәч, Э.Успенский әсәре буенча куелган "Пластилиновая ворона" мультфильмын карау белән таң калгач, малайлар һәм кызлар иҗади эшкә зур кызыксыну белән керештеләр. Алар "Ябалак һәм китаплар"дигән сюжетлы картина ясадылар. Кемнеңдер әкият иленнән килгән ябалак, кемнеңдер танып-белү әдәбияте белән унган ябалак һәм башкалар килеп чыктылар. Барлык балалар эшләре дә төрле һәм кабатланмас иде.