Городская детская библиотека - филиал № 47

“Минем әти иң яхшысы!"

        Бүген 25 нче балалар бакчасында “Минем әти иң яхшысы!" исемендәге әдәби чара үтте. Балалар китапханәче белән бергәләп төп геройларының берсе әти булган китапларны карадылар. Малайлар һәм кызлар кайбер әсәрләрне иллюстрацияләр буенча таныдылар, бүтәннәрнең эчтәлеген  китапханәче сөйләвеннән белделәр. Аннан соң балалар "Җөмләне дәвам ит" дип исемләнгән уен уйнаганда әтиләре турында шатланып һәм горурланып сөйләделәр. Кемнеңдер әтисе акыллы һәм машинаны ремонтлый белә, кемнеңдер әтисе көчле һәм тәмле ризык әзерли белә, ә аларның барысын да балаларын бик яратулары берләштерә. Чара ахырында балаларга иллюстратор булырга тәкъдим ителде һәм алар Ольга Чусовитинаның "Иң яхшысы!” әсәре буенча китап ясауда катнаштылар.