“Дуслар белән”
3 июнь көнне Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында "Китап укучы Түбән Кама"әдәби фестивале узды. "Бәхетнең барлык төсләре" балалар мәйданчыгында әйлән-бәйлән уеннары оештырылды. Биредә балалар төрле халык уеннары уйнадылар, алар барышында үзләренең талантларын, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Барлык уеннар да халык җырлары һәм көйләре белән үрелеп барды.